Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бардыр юлы...

Дустым, хәбәрчебез, Күшәр авылында яшәүче Мөнир Шакировның ихтыяр көченә сокланып яшим. Ә аның тормышы бал да май түгел...

Дустым, хәбәрчебез, Күшәр авылында яшәүче Мөнир Шакировның ихтыяр көченә сокланып яшим. Ә аның тормышы бал да май түгел...

 

Ничәнче көн күңел уйда,

Чишелеш юк:

Аяклылар көчсез.

Беркем ярдәм итә алмый -

Аяксызга!

 

Дустым авыр хәлдә, юк чарасы,

Торыр җире иске, юк гаражы.

Әнисе дә карт бер карчык,

туганы юк таянырдай...

Үзе - ике кулда!

 

Аяклылар арасында

Бәргәләнә җаны уңга, сулга...

Корып куяр иде бер йорт,

булса ике аяк,

ә ул - ике кулда!

 

Аяклары - машинасы,

Анысын изге бәндә

яхшы ният белән бүләк итте.

Әнә шул "аякларына"

гараж кирәк иде...

 

Кем өчендер мал да түгел,

Байлар өчен - бер төкерек.

800 мең акча кирәк

Гаражлы йорт алу өчен...

Ә ул - ике кулда!

 

Адым саен киртә,

Үтә-үтә җаны теткәләнеп бетә...

Банк бирми кредит,

Аяклылар... читкә төртә.

Күңел генә нидер көтә.

 

Өмет итә һаман:

Бар да бөтен, ил дә бик бай,

Гуманитар ярдәм китә уңга-сулга...

Аяксыз бер дустым яши

Һаман уйда... ике кулда!

 

Юк чарасы, юк терәге,

Юк кирәге...

Ә ул яши һаман ышанычын югалтмыйча

Аяклылар арасында!

Ә алары... көчсез,

 

Булалмыйлар терәк...

Яратмыйлар сораганны...

Ә дустыма бик тә,

Бик тә ярдәм кирәк.

Килер тиздән кышы:

 

Юк гаражы, юк аягы...

Китек җаны һаман Ике кулда!

Аяклылар арасында!

Бәргәләнә күңел...

бардыр юлы...

 

Сүрия Мингатина,

Әтнә районы, "Әтнә таңы" журналисты

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев