Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Балама

Балам кайта диеп, йөгереп йөрим Аяк тими җиргә һич кенә...

Балам кайта диеп, йөгереп йөрим

Аяк тими җиргә һич кенә,

Вак-вак итеп токмач кистем ашка,

Бәлеш тыктым кайнар мичемә.

Тиз-тиз барып, тәрәзәне күзлим,

Тыңлап алам капка тавышын

Менә хәзер, тәм-том алырга дип,

Кибетләргә китеп барышым.

Балам яратканын сайлап алам,

Җимешләрнең иң-иң татлысын.

Киеме дә таушалгандыр диеп,

Иң матурын сайлыйм, затлысын.

Исән-имин юлда йөрсен диеп,

Ялварамын сузып кулымны.

Хозер Ильяс үзе саклап йөртсен

Хәвеф-хафалардан улымны.

Балаларга булган мәхәббәтне

Йөрәгендә саклый аналар.

Хәсрәт утларына гына берүк

Сала күрмәгез сез, балалар!  

Рушания ӘХМӘДУЛЛИНА. Чирмешән районы

 

Фото Валерия Панова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев