Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Балачакка кайтып килдем әле

Бу арада җаным өши, никтер...

Балачакка кайтып килдем әле,

Алып килдем утын бер кочак.

Бу арада җаным өши, никтер,

Кабызырга иде бер учак.

Балачакка кайтып килдем әле,

Яланаяк йөрдем тузанда.

(Тәмле тузан исе эзләп йөрим,

Шәһәр бакчасыннан узганда).

Балачакка кайтып килдем әле,

Су коендым нәни инештә.

Инеш яры юеш кызыл балчык,

Кабул итте шушы килеш тә.

Балачакка кайтып килдем әле,

Ялга чыктым – бармыйм эшемә.

“Әзаланнар”, “Түбән печәнлекләр,”

“Чургаталар” керә төшемә.

Балачакка кайтып килдем әле,

“Җиде таяк” , “Лапта” уйнадым.

Курчагымны алып иркәләдем,

“Кузна” уенын уйнап туймадым.

Балачакка кайтып килдем әле,

Бабам нәсыйхәтен тыңларга.

Тыныч булсын рухың, син өйрәткән

“Иман шарты” күчте моңнарга.

Халидә Фәйзрахманова. Арча шәһәре

 
фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев