Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бала

Бала - ана өчен иң якын, йөрәк янәшәсендә урын алган кеше.

Бала - ана өчен иң якын, йөрәк янәшәсендә урын алган кеше. Матур киләчәгебез, бүгенге көн белән бәйләнгән. Бала газиз, аны начар итеп күреп булмый, хәтта төрле холыклы булсалар да, кичерәсең... Шулай да тыйнак, тырыш баланың тормыш юлы киләчәкле. Язмыш упкынына тәгәрәргә күп кирәкми. Шуның өчен һәр бала әти-әнисенең дә кадерен, кирәген белсен, аларга картлык көннәрендә ярдәм бирүче газизләре булса, икеләтә җиңел булачак. Дөнья һәр кешене үз дәвере белән сыный. Берләре ачлык алып килгән сугыш елларына туры килсә, хәзер дә күпләр өчен бик җиңелдән түгел. Замана үзгәрешле... Гаилә үзәгеннән башланган тәрбия җитәрлек күләмдә булса, әдәп, әхлак сүзләрен читкә җибәрми саклар идек. Чынында бар да буыннан-буынга күчә, картлыкны әйтеп торасы да юк. "Тырышлык бушка китмәс, яхшылык җуелмас" - диләр. Һәрвакытта алдагы киләчәкне уйлап, рәхәт, иркен тормышта яшәвеңне теләсәң, үзеңнең буыныңны өлге булырлык итеп тәрбияләргә кирәктер. Хөрмәткә лаек булыр өчен, балаларың тирә-яктагы кешеләргә ихтирамлы, игътибарлы булсын. Мәрхәмәт дигән изге, әхлаки төшенчәне күңелләрдән җуймыйк. Киләчәгебез якты булсын дисәк, балаларга тәүдә терәк булырга кирәк . Аларның да киләчәге кабатлана бит. Матур итеп картая белергә тиешбез! Гомерне кайтарып, үткәннәрне кабатлап булмый, биргәнен чәчкәләп яши белсәк, бер-беребезне хөрмәт итсәк, яшәү күңелле булыр. Яшәү кадере тәмле сый шикелле мәңгеләшеп безнең йөрәкләргә күчсен. Татулык та зур байлык! Сәламәт булыгыз, газизләребез.

Гүзәлия Фәйзуллина, Башкортстан

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев