Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бабам догасы

Коръән тоткан чандыр кулларына Бабай укый, тели теләкләр.

Намазлыгын җәйгән алларына,

Башкаенда чиккән түбәтәй.

Коръән тоткан чандыр кулларына

Бабай укый, тели теләкләр.

Җомга җиткән, рәхмәт Аллаһыма

Нигъмәт биргән якты бу көнгә.

Шөкер итеп, рәхмәт әйтеп яшик,

Исән-имин бит без бүген дә.

Гөнаһларны кичерә күр диеп,

Иман бир дип, безнең күңелгә

Бабай дога укый, ә күзендә

Энҗе бөртек яшьләр күренә.

Ихлас күңел белән дога кылсаң,

Кабул була изге догалар.

Әрвахларның җаны тыныч була,

Оҗмахлардан була урыннар.

Әкерен генә куя ул китабын,

Ике кулы битен сыпыра.

Бабасының һәрбер хәрәкәтен

Оныгы бит отып карап тора.

Кечкенәдән күнсен күңелең ди,

Иман юлың булсын гел туры.

Бабай оныгына юл күрсәтә

Изгелек ул шунда дип, улым.

Намазлыгын җәйгән алларына,

Башкаенда чиккән түбәтәй

Кабул булсын изге догалары

Укый бабай, тели теләкләр...

Инзилә Галиуллина, Минзәлә шәһәре

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев