Авылыма кайтам

Авылыма кайтам әле,
Көтәдер кебек һаман
Җиләктән үрелгән болын,
Ап-ак тушәктән ялан.
Сөт тәме килгән чишмәнең
Суын эчәсем килә,
Тал-тирәктәге кошларның
Җырын отасым килә.
Таң атканда чыклы улән
Шифасын буләк итә.
Авыл шау-гөр килә таңнан,
Маллар көтугә китә.
Тынып кала авыл шулчак,
Халык китә эшенә.
Сокланамын авылымда
Һәр яшәгән кешегә!
Марсель Фәйзуллин, Башкортстан
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз