Каләм тибрәтүчеләр
Авылым киче
Бер могҗиза көтә минем күңел...
Гүзәллеккә төренгән авылым киче,
Айлы күктән энҗе коела.
Ак йолдызга охшаш кар бөртеге
Хәтфә келәм кебек тоела.
Сихри төндә әгәр ай елмайса,
Энҗе карлар җем-җем киләләр.
Шаярышып күз кысканда алар
Күңелемә шатлык бирәләр.
Ап-ак булган бәсле агачлар,
Туй күлмәге гүя кигәннәр.
Әйтерсең лә тирән уйга чумып,
Әкият дөньясыннан килгәннәр.
Койма буендагы кар көртләре
Балачакны искә төшерә.
Кичке сихри тынычлыкны бозып,
Күрше өйдән ялгыз эт өрә.
Әсир итә мине шушы мизгел,
Тып-тын калган авылым урамы.
Бер могҗиза көтә минем күңел,
Кышлар якын миңа, шуңамы?
Хәбирова Динә Вакыйф кызы
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев