Авылым чишмәләре (нәсер)

Авылым минем, син минем барлыгым да, бөтен яшәешем дә. Кайларга гына барсам да, нинди генә хәлләргә юлыксам да мин һаман синеке булып калам. Мине чишмәле ярларың артыннан калыккан кояш нурлары иркәли, иртәгәсе көнемә яшәү өметләре уята. Аларның чылтырап аккан моңы, авылымның мәңгелек яшәү җырына әверелгән. Әйе, шул аккан чишмәләр үткән гомер сәгатьләрен саный, әйләнгән тормыш түгәрәгенең җепләрен, үткән сәхифәләрен әйләндереп йомгаклый төсле. Моңлы агып, барлык зарларын йотып үзенә буйсындырган, серле чишмәләр, сезгә карап сокланам мин... Сезнең карамакта, тынып акканда өстегездә ата-бабаларымның рухлары күбәләкләрдәй очып йөридер сыман. Әнә, ургылып өскә ташкан, чыгып килгән тирәң дә, ачылган күкрәк читлегең дә, матур-матур ташлар кояшка ялтырыйлар. Алар барысы да синең сутыңда еллар дәвамында юылып шомарган, йөгерек сулар ташларга кагылып ят бер көй чыгара-моңлы сагыш ишетелә төсле. Кайбер җирдә күбекләнеп аккан сырлары, буыннар шәҗәрәсен исбатлый диярсең... Арыганнар, сусаганнар, замана балалары барысы да синең яныңа туктап хәл җыйган, шифалы суыңны эчеп көч туплаган. Күпме еллар үтсә дә кеше юлы өзелмәгән синнән. Чабаталарын тузанлы юлдан өстерәп, эштән кайтышлый туктаган бабамнарны да үз тынычлыгыңа алгансың. Өметләрен өзми, киләчәкләрен якты көннәргә баглагансың. Аккан суыңда ярылган сөялле кулларын юып хәл алган, битләрен юа-юа көмештәй йөгерек суларына уй-хисләрен чишкән алар. Шуңа да мин сезне бабамнарның йөрәк тибешенә тиңлим. Чөнки күп чишмәләр үз исемнәрен саклый: ОЛЫ, КЕЧЕ, ГӘРӘЙ, КАЗАН... - барысы да тирән тарихка ия алар. Аккан сулар кире кайтмый, ә исәннәр сезнең янга бер кайтмаса - бер әйләнеп кайта. Суыгыздан авыз итә, иреннәргә ягылып калган тамчылар озак саклана. Нинди рәхәтлек сезнең янда, янәшәгездә үземне күпкә бәхетле сизәм. Шифа сулы - мең яшәр чишмәләр!!!

Гүзәлия Фәйзуллина.Башкортстан

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: