Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Авылым

Мин бит шунда туып үскәнмен...

Әй, авылым...

Күңлең иркен синең,

Кем кайтса да колач җәясең.

Өстәл тулы һәрчак сый-нигъмәтең,

Туганнардай күрше-күләнең.

Ерактан ук урамнарың балкый,

Үзенә дәшә капка төпләрең.

Җанга рәхәт морҗалардан чыккан

Чын авылча төтен исләрең.

Җепшек карда әнә ярылып ята

Яңа узган чана эзләре.

Шул эзләрдән әйтерсең лә йөгрә

Балачакның үзе... Күр әле.

Әй, авылым...

Бер дә үзгәрмисең

Беләм, сиңа сүзләр җитмәсен.

Нәзерем бар иде

...Җырга салдым,

Мин бит шунда туып үскәнмен.

Динар Хайруллин. Апас районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев