Авылга мәдхия
Мин – авыл кызы, шәһәргә тән сыйса да, җан сыймый.
Шәһәрдәге ыгы-зыгы бер минутка да тынмый.
Мин – авыл кызы, шәһәргә тән сыйса да, җан сыймый.
Шәһәр күге бары бер уч: каплый салкын таш йортлар.
Миңа кирәк чиксез киңлек, аксыл-зәңгәр болытлар.
Мин – авыл кызы: болыннар, урман-кырлар баласы.
Шикәр кебек карны сөям, яшел үлән паласын.
Кояш чыкканга гашыйк мин, кичен ай калыкканга.
Төнге күктән ак нур сызып, йолдызлар атылганга.
Мин яратам сандугачлы, моңлы авыл таңнарын.
Сыерчык җырын, биектә тургайның сайрауларын.
Мин – авыл кызы, җиремнең һәр фасылына табынам.
Җәен ак кышларын көтәм, язын көзне сагынам.
Адым саен – гөл-чәчәкләр, иркәли яфрак-үлән.
Җире җылы, ташының да йомшак икәнен беләм.
Авылның тавышлары да бер көй булып агыла...
Мактасаң, мактарлык инде тагын, тагын, тагын да!
Шәһәрнең дә – бәхәсләшмим: бар сокланыр яклары.
Мин – авыл кызы, җырымда гел авылны мактармын.
Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы. Башкортстан
фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев