Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Авыл кызы без

Каз бәбкәсе, нәни чебиләрне Сөеп үскән авыл кызы без. Бәбкәләр янында калды күңел, Калага күчсәк тә үзебез. Болындагы ап-ак ромашкалар, Энҗе чәчәк — күңел көзгебез. Көтмәдек без ярдәм беркемнән дә, Гөрләп чәчәк аттык үзебез. Авыл кызы — яран гөлләре без, Өен нурга, ямьгә күмүче. Каршы алып тәмле сыйлар белән, Сөйгәненә илһам бирүче. Авыл кызы — тугъры аккошлар без, Бары берне, берне белүче, Саклап яшәү өчен үз оясын, Корбан итеп, җанын бирүче. Авыл кызы — "Сабыр" безнең исем, Олы Китап хөрмәт итүче, Күрер өчен бәгырь җимешләрен, Ташлар эрегәнен көтүче. Милли рухтан өреп яралтылган Безнең җаннар — бәллүр пыяла. Онытмагыз! Дорфа кагылганда, Челпәрәмә килеп уала. Ватыклардан җыеп булмый аны, Сак булыгыз! Саксыз тимәгез! Рәнҗетеп безнең саф җаныбызны, Гөнаһларга бата күрмәгез!

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре


Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев