Авыл баласы

Авыл баласының таңнан алып

Төнгә хәтле эше бүленә.

Өйдәгесен тәмамлаган төшкә,

Түтәлләрдә чүпләр күренә.

Мал-туарга ризык хәстәрләү дә

Һәм тазарту аның астын да,

Чират көтүенә ничә чыгып,

Ничә калу яңгыр астында...

Әти-әни эштә, ә без нишлик?

Көтми идек фәрман килгәнен.

Үзәкләргә үтте көн дә эзләү,

Кайтмый калган сарык бәрәнен.

Печән вакытында кигәвеннәр,

Җиләк җыйган чакта - еланнар.

Шуннан куркып, әле дә кайчакларда

Төшкә керә елап торганнар.

Аяк-кулга әгәр күз төшерсәң,

Анда җөй бар, монда эз калган.

Әле дә ярый егылып төшкән чакта,

Имгәнүдән Аллаһ саклаган!

Кайда гына гомер кичерсәк тә,

Без – барыбер авыл баласы!

Ялга чыксак, чит илләргә түгел,

Авылыбызга килә кайтасы.

Һәммәбезне хезмәт ныгытты шул,

Без дә авылныкы дисезме?!

Горурланып әйтик бергәләшеп

"Без-авылдан!" - дигән исемне!  

Рушания ӘХМӘДУЛЛИНА. Чирмешән районы

Картина: chitalnya.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: