Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ашыкма әле, гомер!

Яңа гына яши башлаган күк, сөю җырын әле язмаган...

Табигатьнең асыл чоры җитте,

алтын чәчкә сибә урманым.

Күкрәк тутырып һава сулыйсым бар,

ашыкма әле, гомер, туймадым.

Күпме хыял чынга ашмаган да,

Күпме хисләр тулып ташмаган.

Яңа гына яши башлаган күк,

сөю җырын әле язмаган.

Күпме хыял чынга ашмаган да,

мәхәббәттән күккә атмаган.

Сөйгәнемнең зәңгәр күзләренә

кочагында эреп бакмаган.

Күпме хыял чынга ашмаган да,

дөреслекне әле тапмаган.

Яшәү тәмен онытып йөгергәндә

дусларга да рәхмәт әйтмәгән.

Тукта әле, гомер, бир мөмкинлек

онытылып сөя алырлык.

Оныкларны күккә чөйгән чакта

язларымны күреп калырлык!

Сүрия Мингатина. Әтнә районы

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев