Ашыгабыз

Кабаланып көнне үткәрәбез, Булсын диеп тизрәк иртәгә. Ә көн кайтмас өчен янып бетә, Юллар була алмый үткәнгә. Ашыгабыз, нидер өмет итеп, Яңа көнне килә күрәсе. Көннәр түгел, шулай гомер уза, Аңлый микән шуны берәрсе? Иң матур көн шунда көтә сыман, Сукырларча алга барабыз. Яшәлмичә кала көннәр-айлар, Соңгы тукталышка чабабыз. Мизгелләрнең кадерен беләсе иде, Сабыр итеп бераз, тын алып. Юк шул, һаман нидер ымсындыра, Аңласак та, булмый тукталып.

Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы,

Башкортстан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: