Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Аппак

Нинди рәхәт, син барлыкны тою, Һәр көн синең исем белән тору. Күзләремне йомсам, шәүләң күрәм, Күңелемнән юләрләнеп сөям. Кара көннәремне ап-ак иттең, Көндез кояш булып нур балкыттың, Кургаш болытларны куып киттең, Йокы алмас төнгә мине керттең! Сусаганда яңгыр булып яудың, Үтә авыр чакта юллар ярдың. Яман уйдан саклар фәрештәмдер... Сине миңа күкләр җибәргәндер...

Марсель Шарапов. Арча районы


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев