Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Апа

Апаң булу нинди олы бәхет!

Апаң булу нинди олы бәхет!
Төрле чаклар булып алса да.
Авыр чакта бик тиз килеп җитә,
Яңгыр түгел, ташлар яуса да.

Апаң булу, әйе, олы бәхет.
Сер дә сыя, бирә киңәшен.
Битәрләп тә ала, була калса
Ярамаган бер кыек эшең.

Кечкенә уңышларың өчен дә
Чын күңеленнән сөенә ул гына.
Таянычым син, терәгем минем.
Тормышымда һәрчак бул гына!

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев