Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Аңлыйсыңмы?

Кичер минем кылынмаган гөнаһымны...

Әле бер көн генә минем белән идең бит,

Күзләремә карап син: "Яратам!" – дидең бит,

Күкрәп чәчәк аткан шомырт шаһит ич,

Килче, иркәм, кил яныма бүген кич.

Ярсу ташкын алып китте кышкы бозны,

Кемнәр генә бозды икән арабызны?

Кичер минем кылынмаган гөнаһымны.

Синнән башка яши алмыйм, аңлыйсыңмы?

Зифа Иванова (Юмагулова). Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев