Ана кадере

Кызык инде тормыш дигәннәре:

Кем уйлаган шулай буласын?!

Картлык көндә, газиз балалары

Ташлап китеп, ялгыз каласын.

Яшьлегенә бер күз салыйк әле:

Пар канатын сугыш урлады.

Кеше итте ана өч баласын,

Тормыш авыр, - диеп тормады.

Үсеп җитте газиз балалары,

Төрле якка алар таралды.

Көн дә көтте Ана газизләрен,

Тәрәзәдән күзен алмады.

Ник кайтмыйлар алар хәл белергә,

Зур кешеләр, бәлки, булганнар?

Җавап бирә Ана, яшен сөртеп:

"Эштә алар, бик тә уңганнар".

Көн артыннан көннәр үтә торды,

Сәламәтлек бераз какшады.

"Үлә калсам, кайтып күмәрләрме?"

Бу сорауга җавап тапмады.

Еллар узды, Ана һаман ялгыз,

Өзгәләнә аның йөрәге.

Оныттылар аны балалары,

Янәшәдә юк бит терәге.

Бик күп булды аның күз яшьләре

Япа-ялгыз калган көнендә.

Хушлашты ул якты дөнья белән

Декабрьнең салкын төнендә.

Менә нигез инде бушап калды,

Тәрәзәдән беркем карамый.

Истә тотыйк, әткәй-әнкәйләрне

Онытырга һич тә ярамый!

Гөлүзә Абузарова. Алабуга шәһәре 

 
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: