Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Алып кит

Калсын үткәндә күз яшем...

Әкрен генә иңнәремә
Кагылдың.
Җылы сулышыңа эреп
Мин калдым.
Югалдым бер мизгелнең,
Бәхеткә.
Адаштым ерак еракка
Ак куктә.
Яндым, сызландым сагышлы
Сөюдән.
Калдырма берьялгызымны
Бу көздән.
Алып кит бу салкын төннән,
Аерып.
Калсын үткәндә күз яшем,
Сарылып.
Сары яфрактай өзелеп
Хисләрем.
Моңсу уйга салды көзге 
Кичләрем.
Әкрен генә иңнәремә
Кагылдың.
Төн. Йолдызлар кочагында 
Тын калдым.
Тын калдым...

Чулпан Габделганиева

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев