Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Алма белән торма (мәсәл)

Җәй буе янәшә үстеләр, Алма белән торма. Икесе арасын бүлеп торды, Тәбәнәк кенә койма.

Алмагачта сусылланып, Алма пеште тулып. Ачы торма гына җирдә, Үсте кара булып. Алсу алма сузылды да Әйтә: "Күрче мине! Бик матур мин, менә нигә Үстерәләр икән сине?" "Кем ашасын аны?" - диләр, Башкалары мыскыл итеп. Торма түзә, көннәр, айлар Салмак кына тора үтеп. Бу мактанчык алма көн дә, Бәреп әйтмәсенме йөзгә?! Шулай үзен-үзе мактый-мактый, Җәй ае авышты көзгә. Инде торма хурлыгыннан, Үпкәсен дә җыйды эчкә, Кара янды, ничек түзде, Шартламыйча көчкә! Көннәр узды, шулай бер көн Ни күзләре белән күрсен! Алмаларны җыйнадылар, Калдырмыйча ник берсен. Теге мактанчык алманы, Турадылар ваклап. Барысын бергә пешерергә Утка куйдылар каплап. Инде торма куркуыннан, Кабат каралтты төсен. Белми әле үзен нигә Кешеләрнең үстергәнен. Бик кирәкле һәм файдалы Дару өчен булган өчен!

Рушания ӘХМӘДУЛЛИНА. Чирмешән районы


Фото: dekorsad56.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев