Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Алга барам

Яңа балкыш тоям үземдә...

 

Алга барам...

Ныклы адым белән.

Очраса да юлда киртәләр.

hәрбер сынау мине

Чыныктырып

Бәхет капкасына илтәләр.

Алга барам...

Сагышлы чакларда

Йолдызларга карап юанам.

Омтыламын

Яктылыкка таба.

Алга атлавыма куанам.

Алга барам...

Башым горур тотып.

Шат елмаю балкый йөземдә.

Күзләремдә очкын,

Күңелдә яз.

Яңа балкыш тоям үземдә.

 

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев