Аккошныкы иттең җанымны

Синсез калгач, мин, яшәргә теләп,

Йөзгә, меңгә инде ярылдым.

Тик, сөюдә, үзең дә белмичә,

Аккошныкы иттең җанымны.

 

Ул кошкайлар, бетеп яратканга,

Якын итә алмый башканы.

Бүтән кирәкми, дип, минем дә бит,

Йөрәк, упкыннарга ташланды.

 

Хәлем белеп торсаң, инде ярар,

Нишләтәсең, гайре, юк чара.

Үткәндәге, тик бер шул хатамнан,

Бүген дә юлыма кан тама.

 

Рамил Рәүәл

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: