Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Аккошлар китә

Аккошлар булып киттең син...

Сөекле авылдашым,

сандугачтай җырчы

Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә

 

Көз иде. Аккошлар китә

Туган күлләрен ташлап.

Ә без күл буенда идек,

Син әйттең сүзең башлап:

 

Китмә, китмәгез аккошлар!

Сез киткәч күңел китек,

Чит илләрдә, ят җирләрдә

Яшәрсез ничек итеп?!

 

Бу уеңны җырга салып

Яңгыраттың дөньяга...

Аккошлар булып киттең син,

Елгалар синсез ага.

 

Синсез чишмәләр челтери,

Синсез ятим урманнар.

Сагына сине татар халкы,

Сагынабыз - туганнар.

 

Кеше китә - җыры кала!

Дөрес әйтәдер халык.

Моңыңны халкың йөртәдер

Йөрәк түренә салып.

Камил Гыйльмуллин

 

Рәссам Руслан Ибраһимов. В. Гыйззәтуллина портреты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев