Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ак төсләрне генә яратам

Йөрәккәем гашыйк ак төсләргә...

Йөрәккәем гашыйк ак төсләргә,

Ак дөньяны өзелеп яратам.

Ак чәчәкле аланнарны күрсәм,

Күбәләктәй шунда җан атам.

Каурый болытлар да актан гына,

Чиксез хыялымда йөзәләр.

Керсез хисләр, ак бәхетләр төяп,

Ак дәрьяны сөеп гизәләр.

Сөю аклыгына төрендем дә,

Язмышымны тездем ак җепкә.

Ак йолдызлар юлын сайладым да,

Сафлык хисен тойдым биектә.

Якты уйлар назлап үпте мине,

Ярсып типте йөрәк ак хистән.

Онытмаслык булып, ак чәчәкләр,

Кереп калды шулай хуш истән!

Гүзәлия Фәйзуллина, Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев