Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ак биләүдә бала елый...

Кайсы ана газиз нарасыен Чүплекләргә ташлап калдырган?

Ак биләүгә төргән бала елый

Тавышлары инде карлыккан.

Кайсы ана газиз нарасыен

Чүплекләргә ташлап калдырган?

Ак биләүгә төргән бала елый

Өшеттереп ала үзәкне.

Күзләреннән аккан кайнар яше

Телгәли бит сизгер йөрәкне.

Өзгәләнеп еглый бала гына,

Биләүсәсе инде каралган.

Анасы да гүя күке сыман,

Еракларга китеп югалган.

Җәмилә Җиһаншина. Яшел Үзән

 

фото: woman.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев