Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Агымсу

Агымсулардан да тирән уем, Төпләренә ничек төшеп җитим?! Сагышларым салып чайкадым да, Шәфәкъләрдәй янды ике битем. Күкләр янды минем ялкыннардан, Йөрәгемне ачып чыгардым да... Газап уты дулкын булып төште Уйдай тирән агымсуларыма. Әй, агымсу! Алсаң иде минем Җаннарымны телгән сагышларны. Борып булса иде хыялдагы Кояш сыман якты язмышларны...

Гөлнур Айзат. Буа шәһәре


Сайтыбызда Гөлнур Айзатның башка шигырьләрен дә укый аласыз: http://kazanutlary.ru/?tag=golnur-ajzat

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев