Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җае бар аның (юмореска)

Көтүче Харисның авыл халкына теләсә нинди четерекле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм кулы суза алуы турындагы хәбәр олысын да, кечесен дә шаккаттырды. Адәм баласы ышанмаслык хәл бит бу!

Көтүче Харисның авыл халкына теләсә нинди четерекле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм кулы суза алуы турындагы хәбәр олысын да, кечесен дә шаккаттырды. Адәм баласы ышанмаслык хәл бит бу!
Моңа, әлбәттә, һәркем үзенчә нәтиҗә чыгарды. Берәүләр олы башы белән "алдашып йөри" диде, икенчеләре исә "югарыда берәр туганы бардыр, шуңа күрә мактанадыр" дип уйлады.
Тик, кешеләрнең бу фикере дә шикле иде. Чөнки, гомере буе шушында яшәп, Харисның капка төбенә аттан башка, начальстволар йөри торган иномарка түгел, иң беренче чыгарылган "Жигули"ның да туктаганы юк.
Бөкеле авылы халкы үзен борчыган сорауга болай гына җавап таба алмады. Тузан бөртеге кадәр дә түземлеге калмаган бөкелеләр бу хакта читләтеп кенә көтүче картның үзеннән сорарга булдылар.
Йөз яшен кырлаган "авыл радиосы" - Кифая карчык, алай боргалап-сыргалап тормыйча, әйтәсе үзен турыдан ярып салды: "Карале, Харис, синең турында безгә, теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә кулыннан килә икән аның", - дип сөйлиләр. Ә нигә соң, алай зур былатың булгач, үзең көтү көтәсең? Берәр җүнлерәк эшкә урнаш, нәчәлник ук булмасаң да инде, хет инжинир гына итсеннәр. Кем әйтмешли, болай, сыер арты иснәп йөргәнче..."
Көтүче карт та беркайчан сүзгә аптырап кала торганнардан түгел. "Миңа бит авыл, мал-туар, сыер авышлары бөтен нәрсәгә караганда да якынрак, шуңа ташламыйм мин бу эшемне", - диде, йөзенә җитдилек чыгарып, һәм, син дә эчемне пошырып тормачы әле дигәндәй, "лачт" иттереп җиргә төкереп куйганнан соң, коры гына: "Телең белән тегермән тартма, авыл радиусы икәнеңне беләбез, тизрәк йомышыңны әйт тә... Ату, минем драгатсинний вакытымны алып... Эшем муеннан," - дип, кузгала ук башлады.
- Ни... ие, йомыш дип, йомыш та түгел инде ул, синдәй блатнуйларга, койманы яңартырга такта кайтарта алмассыңмы икән, дигән идем.
- Әллә кайчан шулай диләр аны. Ату, быдыр-быдыр... торасың монда... Ярар, бер дә борчылма, эшләрбез аны, пүчтәк. Мужыт, гел бушка да булыр әле, авылдашлар бит, - диде карт, һәм түш кесәсеннән блокнот белән ручка чыгарып, нәрсәдер сырлап та куйды.
Кифая карчык бу турыда күргән бер кешегә, ышандырырлык итеп, төпле дәлилләр белән, бәйнә-бәйнә сөйләп йөрде: "Харис минем үтенечемне кире какмады. Хәтта, былакнутына кадәр язып куйды әле. Беләсезме, болай гына көтү көткән булып йөри ул. Ә үзе бер дә прастуй кеше түгел икән. Прастуй кешенең, тим бүле, чын көтүченең кесәсендә былакнуты белән ручкысы була димени? Каян килсен ул аңа!"
Карчыкның бу сүзләреннән соң Харисның кешеләргә, дөрестән дә, ярдәм итә алуына чын күңеленнән ышанучылар байтак булды. Ә чишелмәс серне беләсе килү теләге исә, кемнәрнедер йокысыннан ук яздырды.
Картның ничек җаен табарга белмәделәр. Аш-су өстәле әзерләп кунакка да чакырдылар, атнага икешәр-өчәр кеше мунчага дәште. Шайтан суы белән гыкынганчы сыйлап та карадылар. Бер уңайдан һәркем үзенең гозерен дә җиткерергә тырышты. Харис исә, урамга асфальт җәйдерү, өйгә су кертү, авылдашларына хәтта икешәр катлы таш йорт салырга ярдәм итү, чиратсыз фатир алу, эш хакын күтәрү һәм башка бихисап шундый авыр мәсьәләләрне "Президент вәгъдәләре исемлеге” дип язылган блокнотына теркәп барды. "Ярар, киләчәктә әкренләп барыгызга да булыша торырмын", - дип вәгъдә бирде. Ә инде ничек ярдәм итә алуы турында сүз чыккач: "Җае бар аның", - дип кенә кырт кисте.
Көтмәгәндә, Бөкеленең "блатное" авырып китте. Түшәк өстенә яткач та, кешеләр, хәлен белергә килгән булып, үз эшләрен кайгыртып йөрделәр.
Бабайның хәле көннән-көн авырая барды. Янына килүчеләр исә аңа: "Син бит безгә бөтен проблемаларны да хәл итәргә булышырмын, дип вәгъдә дә бирдең әле", - диештеләр.
"Әйе, дөрес, мин ярдәм итәрмен дидем. Тик, бу сүзләрне әйткәндә, әгәр мине прзидинт итеп куйсалар, дип кенә әйтергә онытылган икән бит. Ярар, кичерегез инде, авылдашлар. Ә менә бу блакнутны мин утырасы урында утыручы прзидинтның лична үз кулына илтеп тапшырыгыз", - диде. Бу - булачак “президент”ның авыл халкы белән соңгы очрашуы иде...


 

Рамил Рәүәл

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев