Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ачыну

Кеше хакы никтер арзаная, Кыйммәтләнә кибет әйбере. Дингә тартылса да күңеле белән, Кереп китә алмый кайберсе. Арзан тора бездә кеше акылы, Алтын фикер кемгә бик хаҗәт? Илдә бүген һәрбер мәсьәләне Акча, байлык чишә, ни гаҗәп... Авыру балаларны дәваларга Тиенләпләр акча җыябыз. Кеше көчкә очын-очка ялгый, Бу хурлыкны кая куябыз?! Кемнәр җавап бирә, әйтегезче, Нинди көнгә калды илебез? Сатылырга тора, бик арзанга, Иң кыйммәтле ана телебез. Ватаным, дип, туган телем, диеп, Горурлана микән берәрсе? Чөнки кеше хакы арзаная, Кыйммәтләнә кибет әйбере!

Рушания ӘХМӘДУЛЛИНА. Чирмешән районы


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев