Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Юксынудан-сагынудан янганым-көйгәнем бар...

Җирдән кубып, җиңел генә

күкләрдә очканым бар,

Ай-йолдызларга менгәнем,

кояшны кочканым бар.

Кабат бу җиргә төшергән

тарту көчен дә беләм,

“Беркайчан!” дигән сүзләрдән

кайту хисен дә беләм.

Шатлык белән дә таныш мин,

артымнан калмый сагыш,

Хаклык диеп аһ орсам да,

кылына кайчак ялгыш.

Хак белән нахак арасын

әрнешеп үткәнем бар.

Булмастайга өмет тотып,

ышанып көткәнем бар.

Бар дөньяларым онытып,

өзелеп сөйгәнем бар,

Юксынудан-сагынудан

янганым-көйгәнем бар...

Ярый әле түзем-чыдам,

сер бирмәс йөрәгем бар...

Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы,

Башкортстанның Чакмагыш районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев