Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яманнан яхшыны аер...

Йөрәкләр ярсу яна...

Яманнан яхшыны аер,

Дисә дә ата-ана.

Бу сүзләре онытылып,

Йөрәкләр ярсу яна.

Язмыш өлешләре төрле,

Рәхәте, михнәтләре.

Өлешкә тәтеми кала,

Дөньяның нигъмәтләре.

Тормышта да һәр кешенең,

Була төрле чаклары.

Әле чума, әле калка,

Дөнья калкавычлары.

Сынауларга түзүчеләр,

Рухи яктан көчлеләр.

Җиңеп чыгып һәр нужаны,

Алга барыр төслеләр.

Ходай язсын, безгә дуслар,

Озын-озак яшәргә.

Туры юлдан тайпылмыйча,

Яшен булып яшьнәргә.

Гүзәлия Фәйзуллина, Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев