Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Йөрәкләрдә язгы бөре сыман иң татлы хис – сөю тулыша.

Төн-күләгә

Үзе белән чолгап,

Шыңшып ята аяк очында.

Синең гүзәллегең

Үз кадерен белеп

Кочагымда очып-очына.

Сүндер утны,

Калсын безнең янда

Ай яктысы гына.

Күңел- шайтан,

Ә фәрештәләре

Арып талган күптән йокыга.

...Төн вакыты

Күзгә күренмичә

Киерелеп таңга шуыша.

Йөрәкләрдә

Язгы бөре сыман

Иң татлы хис – сөю тулыша.

Люция Әблиева, Казан

Фото:

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев