Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Гафу ит, әнкәй

Миләүшәнең күзләре яшь белән тулган, ә карашы бер ноктага төбәлеп катып калган...

Миләүшәнең күзләре яшь белән тулган, ә карашы бер ноктага төбәлеп катып калган. Бу арада ул әнисе янына килә алмаган иде. «Я, ходай, бәгырьләребез шулай ук ката барамы икән? Әнкәйләрне авыр вакытта гына искә алабыз... Гафу ит, әнкәй».

Вакыт бик соң булгангадыр, тирә-юнь тып-тын. Ара-тирә кошларның моңлы сайравы гына ишетелеп куя. Миләүшә яшьләнгән күзләре белән бер-ике генә адымда үсеп утырган агачка карады. Анда бер сыерчык баласы нәни борынчыгын өскә табан сузып кемгәдер үзенең моңын сибә...

Шулчак кинәт көчле «кар-кар» тавышы Миләүшәне сискәндереп җибәрде. Сыерчык баласы да каядыр очып китте. Шунда гына ул уянып киткәндәй булды. Тирә-якта беркем юк, бөтен дөнья тып-тын калган.

Уйларыннан бераз арынгач, Миләүшә әнисенең каберен чистарта башлады, әнисенә моң-зарларын сөйләп, бераз күңелен бушатырга килгәнен исенә төшерде.

«Ә шулай да кеше күңеле нинди сәер, авырлык килгән саен якын кешесен эзли, хәтта ул кеше якты дөньядан киткән булса да».

«Чынлап та, нидән гыйбарәт соң ул кеше күңеле? Яхшылык, яманлык, вәхшилек, нәфрәт, мәхәббәт, хыянәт, тугрылык – болар барысы да күңел белән бәйле түгелме? Ни эшләп берәүләр күңелендә мәхәббәт һәм тугрылык урын ала, ә икенчеләрнекен, киресенчә, яманлык, үч һәм хыянәт баса? ... Әнием янына килгәндә мин бит бөтенләй башка уйлар белән  газаплана идем. Фәритнең хыянәтен әниемә сөйләп бирсәм, ул мине аңлар, юатыр кебек иде».

Зарларын сөйләргә дип кенә торганда Миләүшәнең тыны кысыла башлады, күзләрен яңадан яшь томалап алды.

-Әнием, авыр, бик авыр миңа...

Зират артында ниндидер тавышлар ишетелде. Миләүшә тиз генә әнисенең каберен җыештырып, чүп үләннәрен утады. Анда үскән чәчәкләрне сыйпап алды да, әйтеп куйды:

-Их, әнием, иртә киттең шул дөньядан. Үзең дә  тормышның ачысын күбрәк татыдың, миңа да ачысы аз калмаган... Хуш, әнием, тыныч йокла.

Зираттан чыкканда аңа койма буенда аракы эчеп утырган егетләрнең берсе эндәште:

-Әй, чибәркәй, кил безнең янга, күңел ачып кит!

Миләүшә аны ишетте дә, ишетмәде дә кебек. Чөнки кабахәтлектән болай да туйган, Фәритнең хыянәте дә йөрәкне телгәләп бетергән.

 «Юньсезләр, - дип уйлады ул. – Җир йөзендә кайчан бетәр икән әшәке, хыянәтчел җаннар?» Шул төркем эчендә үзенең сеңлесе Зөһрәнең дә тәмәке көйрәтеп, аракы эчеп утырганын ярый әле ул күрмәде…

Венер ФәттаховУфа

фото: pinterest

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев