Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Күңелеңне сарган моң сагышка, Язмышыңа гына үпкәлә. Синең күңел әллә кайда йөреп, Бәхетеңне читләп үткәнгә. Күзләреңне сары сагыш баскан, Сөю килгән никтер соңырак. Аерма, дип сөю назларыннан, Ялварасың кебек син сорап. Җырларың да синең гел моң гына, Әйтелмәгән сагыш күзеңдә. Нигә суздың, ниләр өмет иттең, Гаеп бары синең үзеңдә.

Мәнзүмә Сибгатуллина. Казан


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев