Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Язмыш җилләренә сылтап, Гомерләр узып бара. Һәрбер узган минутыңны Сагынмый яшәп кара.

Сер бирмим дип беркемгә дә, Ерак булганга ара, Үзәкләр өзелгән чакта, Йөрәктә сыкрый яра. Күңелнең һәр мизгеле һич Бирешми сынауларга. Гомер буе сагынып та, Читләрдә яшәп кара. Төнен күз йомылса, килә Туган якның таңнары. Аннан... тиз кайтып булмый шул, Йокы кача аннары. Күңел елаганы йөзгә Буразна сала бара, Мин Татармын - диеп, читтә Син горур яшәп кара!

Мәнзүмә Сибгатуллина. Казан


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев