Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

...Эчкән, имеш. Эчәрсең дә, җаным! Күрегез сез, күрче, заманны?! Яхшылыкны җиргә салып таптап, Күкләргә чөяләр яманны. Байлар капчык-капчык мал җыйганда Ул бит халкым диеп җан атты. Ихлас җаны, саф күңеле аша Җыр-моңнарын безгә таратты. Җырчылар күп. Әмма аның кебек Табып карагыз сез бүтәнне! Ходай биргән илаһи моң белән Ул халкымның данын күтәрде. Хәзер аңа дога гына кирәк! Сүз әйтмәгез актан, карадан... Ул үзе моң иде! Җаны аның Тоташ моңнан гына яралган. Эчкән, имеш... Мондый яман сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр! Дәрья сулар кичәргә дә әзер – Син дөньяда яши, син дөньяда яши, Син дөньяда яши, дисәләр!!!

Шәмсия Җиһангирова


Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев