Каләм тибрәтүчеләр
***
Әллә нәрсә булды
Миңа быел,
Елмаям да көләм...
Аллы-гөлле
Хыял болынында
Такыялар үрәм...
Тезгеннәрен өзеп,
Хис-акбүзнең
Киңлекләрне җиләм...
Ак җилкәнгә
Күбәләктәй кунып,
Диңгезләрне гизәм...
Яшен утын
Тоеп йөрәгемдә
Дөнья буйлап киләм...
Күкләремә
Шөкерана кылам:
Сөеләм һәм
Сөям!..
Гөләндәм Галиева. Түбән Кама
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев