Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Үзең генә китеп бармадың син, Синең белән үлде бар халык. Калды бары моңсу карашларың, Җырың калды бездә сакланып. Ходаем бит сайлап кына ала, Димәк аңа да син кирәксең. Ашыгыплар китеп бардың бигрәк, Күрәчәгең булган, күрәсең. Күпме җырың калды йөрәкләрдә, Моңың калды күңел түрендә. Кайсы йолдыз булып янасың син, Җәйнең матур аяз төнендә?.. Синсез яшәү безгә бик тә авыр, Күзләреңә карап елыйбыз. Көн дә яңгырый моңлы тавышларың, Шул чакларда сине уйлыйбыз. Сагынабыз, сагынырлык та шул, Синең кебекләр бит бик сирәк! Кайтсаң иде кире яныбызга, Бөтен халкыбызга син кирәк. Хәния җыры булып кереп калды "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә"... Йөрәк әрни, күздән яшьләр тама, Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә...

Нәфис Гиниатуллин. Әлмәт


Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев