Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Кабат килдем синең янга әнкәй, Яшьләр тама битне пешереп. Йөрәк әрни... Сыкрый, әнием, Синле чакны искә төшереп.

Чүп үләне күмгән кабереңе, Озак вакыт килә алмадым. Тешләремә керсен әнием дип, Бер Раббыма һаман ялвардым. Дөнья мәшәкате чиктән ашкан, Рәнҗеп ятма әнкәй кызыңа. Уйларымнан һич тә чыкмыйсың ла, Йөрәк әрни һаман сызына. Оҗмах түрләрендә булсын урның, Якты булсын әнкәй гүрләрең. Синең биргән киңәшләрең белән, Уза барам язмыш үрләрен.

Халидә Асхадуллина. Арча


Фото: hit-health

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев