Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

ДӘРЬЯ, ТАУЛАР АША КОЯШ ЧЫГА... БАРЛЫК ДӨНЬЯ НУРДА КОЕНА...

Дуслар белән ЯШЬЛЕК дигән гүзәл илгә язгы лирик сәяхәт бу...

Шул тылсымда эреп, диңгезеңдә Бер назланам әле туйганчы, Сихәтләнеп шифа-суларыңда, Маңгай сырларымны җуйганчы!

Шул тылсымда эреп, тауларыңның Кереп чумам әле серенә. Мәңгелеккә сыенып, нурга чумып, Очам әле Бәхет иленә! Кайда икән Бәхет иле, әмма, Табалмадым атлас-картадан... Алып барыр өмет канатлары Якты хыялларым артыннан! Тик, дусларым, киртәләрне җиңеп Җитәр өчен сихри Илләргә, Ялыгуны белмәс, ышанычлы Парлы сөю кирәк иңнәрдә!

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре


Картина: palitra-center.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев