Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Язмыш-сагышыма рәхмәтлемен, Язмыш-сагышларым өйрәтте. Бәхет күлләрендә йөздертте дә, Кайнар учагында көйрәтте. Язмышыма кайчак каршы килдем, Яшәмәдем аңа буйсынып... Киң җиһанда канатларым җәеп, Ана бөркетләрдәй очынып. Язмыш-сагышларым юлларымда Яшәр көчем алып бөктеләр... Ходай биргән сабырлыклар белән Зур уңышлар алда көттеләр. Язмыш-сагышларга рәхмәтлемен, Кайчак гөнаһлар да кылынды. Зур юлларда иңен куяр дустай Тәрбияләдем мин улымны... Язмыш-сагышларым, рәхмәтлемен, Тормыш елгасында йөзәлдем... Тормыш сазлыгында керләнмәдем, Раббым ярдәмендә түзәлдем.

Фридә Машковская. Башкортстан


Фото: golos

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев