Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Бик яратам, дисең. Бик сагындым, дисең, җан яраңа Нинди генә дәва табыйм соң? Йөрәгеңне ачып карый алмыйм, Әллә юри генә алдыйсың? Бел син, җаным, битләреңнән сөйгән Яз җилләре минем тарафтан, Күзләреңдә янган очкыннар да Ялкын ала минем караштан. Син якында гына тоеласың, Еракларда миннән булсаң да, Бик яратам, дисең, шул сүзләргә Ышанасы килә һаман да. Быел да яз җылы, матур килә, Бозлар озак тормый, китәдер. Яратканнар шулай элеккечә Һаман сөю бүләк итәдер.

Гөлшат Галина-Ихсанова. Башкортстан


Фото: flickr

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев