Каләм тибрәтүчеләр
***
Гомер буе берәү алдап яши,
"Коръән кәрим" куеп алдына.
Аллаһ та юк, иман да юк аңа,
Ул акчага фәкать табына.
Яхшылыкны ул файдага эшли,
"Бушка" дигән сүзне белми дә.
Йөрәгенә, бәлки, мүк үскәндер,
Изге түгел аңа берни дә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев