Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Тегәр җептәй нәзек тәпиләре Кар өстендә ничек өшеми? - Чыпчык малайлары әбәк уйный, Балачакны искә төшереп. Пырхылдашып очып китәләр дә, Башка җиргә барып куналар. Тоталмыйсың, диеп үчекләгән сыман, Чырык-чырык килгән булалар. Күтәренке кәеф бүләк итте Бер уч кошчык шулай иртәдән. Чыпчык үлми илдә - без дә исән, Очрар инде, булыр киртәләр. Киртәләрне сикереп яки очып Үтәлмаска, кимме чыпчыктан?! Кайчагында үрнәк алу ярый Зур йөрәкле нәни кошчыктан.

Зөлфия Мөхәмәтҗанова


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев