Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Туздырабыз ходай биргән гомерләрне Түгеп-чәчеп кайчак заяга... Әйтерсең лә, тагын берне яшәрсең, дип, Көннәр калдырылган маяга. Беркөн килеп тәкъдир пышылдаса, Калды көннәрең, дип, санаулы, Ашыга-ашыга ертык-тишекләрне Итәр идек, бәлки, ямаулы. Тормыш кадерен аңлар өчен безгә Күпме калуын белү зарурмы? Ялкаулыкка хирыслыкны җиңеп, Дога-намаз уку авырмы? Бәяләрен якты көннең тану өчен Авыр чирләп алу кирәкме? Ник соң әле матур уйлар белән Дәваламыйбыз бер дә йөрәкне? Балачакның гел яхшыга юрап торган Бәхет мизгелләре кая киткән? Ник соң күңел һәр куаныч килгән саен Шомланып та куя, борчу көтә? Уйлап тормыйбыз шул яшәгәндә, Фани дөнья, гүя, мәңгелек. Бүген китәр кебек яшәп калыйк Һәркөн кылып бары игелек.

Зөлфия Мөхәмәтҗанова


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев