Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Күңел бит ул бер буш капчык түгел, Кагалмыйсың аның "тузанын". Нык селкесәң шартлап өзәрмен күк Бәгыремнең алтын кылларын. Күңел бит ул бәллүр пыяладай, Күпләр ишетмиләр зыңлавын. Тыштан көлә... Әмма күрсәтмисең, Эчтән аның сыкрап елавын. Күңел бит ул таш бер түмгәк түгел, Анда синең моңың, җырларың, Хис төргәгең, йомры йомгак сыман, Борма-сырма тормыш сукмагың.

Динар Хайруллин. Апас районы


Фото: google.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев