Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Горур җаным мохтаҗ түгел кызгануга...

Горур җаным мохтаҗ түгел кызгануга,

Тик шулай да, түзалмыйча сызлануга,

Жәлләп куйса иде диеп, мине берәү,

Хыяллана күңел – булыр идек икәү...

Ике ялгыз, моңлы күңел бергә булса,

Җаннан җанга күренмәгән җепләр сузса,

Булыр идек без бәхетле дөньялыкта,

Ялгызлыкка куяр идек шулчак нокта.

Уйга чумып тар сукмактан китеп барам,

Жәлләүчегә фани дөнья никтер саран...

Фирая Абдуллина. Биектау районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев