Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Бер кермәгән акыл безгә Хәзер кермәс тә инде... Роберт Миңнуллин

Акыл, син кайда йөрисең? Мин сине һаман көтәм. Әллә бәхет белән бергә Йоклап ятасыз микән? Кайтырка юл таба алмый, Йөрисезме каңгырып? Китә алмыйм бит бу җирдән, Сезне ятим калдырып. Китеп барсам мәңгелеккә, Дөньяга кулым болгап. Акылым белән бәхетем, Утырырсызмы елап? Табигать болай да елый, Ярсып, чиләкләп коя. Туңып читтә йөрмәгез, дип Ишекне ачып куям... Керегез инде!..  

Фәридә Хаҗи. Казан


фото: liveinternet.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев