Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Сабыйларым, күз нурларым! Сез бит минем сулар һавам.

"Әнием!", - дип ике кызым

Һәр көн саен каршы ала.

Күңелләрем тулганда да,

Алар миңа шифа-дәва.

 

Йомшак кына куллар белән

Чәчләремнән назлый, сыйпый.

"Беркемгә дә бирмим", - диеп

Колагыма рәхмәт укый.

 

Сабыйларым, күз нурларым!

Сез бит минем сулар һавам.

Бәхетләрен өеп бирче

И, Яраббым газиз Аллам!

Гөлназ Сөнгәтуллина. Кайбыч районы

 
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев