Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Үзебездән эзлик без гаепне...

Телләр үлми!

Үлә бары,

Телен җуйган халыклар.

Рәфыйкъ Юныс

Инкыйразы ишек кага Исхакыйның,

Узды мәллә ике йөз елы?

Үз телеңне җуеп, юкка чыгу

Шушы мәллә шайтан алгыры!

Үзебездән эзлик без гаепне,

Кабырчыкка качтык күбебез.

Курку хисе бирми тел ачарга,

Яклаучысыз калды телебез!

Бармы синең, татар, горурлыгың?

Үз телеңне якла, оялма!

Балаларың татар булып үссен,

Тумас борын маңкорт ясама.

Кул кушырып берни эшләмәсәң,

Телебезгә ясин чыгарлар.

Без бит бергә – көчле, баш имәс,

Милләт өчен туган халыклар!

Җиңгәнгәчә, халкым, алга атла!

Телең яклап, чык син тартышка.

Бергә бары, үлгәнгәчә бергә

Телең сакла изге тартышта!

Альбина Вәлиева. Арча шәһәре

 
фото: Султан Исхаков
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев