Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Тел Төмәнгә илтә, дигән идек, Тик бу юлы – Мәскәү юлыбыз. Юк, бармадык, Мәскәү үзе килде Бәйләр өчен ике кулыбыз. Ике кулсыз калды укытучы, Яза алмый журнал, тактага. Прокурорлар фәрман биреп китте: – Телең каты – кирәк таптарга. Кулны бәйләп, телне кисмәкчеләр, Аякта нык басып торганда. Татарстан – минем республикам Матур эш-планнар корганда. Дус һәм тату яшәү теләгеннән, Өйрәндек без тыр(ы)шып рус телен. Булды, җитте, бер тел белгәч ярый, Онытырга куша үз телем. Дәүләтсез һәм телсез калсын татар, Булмасын дип урыска тигез. Маңкортларны җигеп максатына... Сәбәбенә тапканнар нигез. Милләтебез горур – тиз бирешмәс! Көрәшергә аның бар хәле. Бердәм булып сафка басыйк, халкым, Хәтер барда, татар бар әле!  

Халидә Фәйзрахманова. Арча шәһәре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев